ФАЙДАЛЫ МАТЕРИАЛ

Информатика,3 класс.doc
Microsoft Word документ 126.0 KB

 

“Дәү әни һәм онык” бәйгесе.

Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихтирам тәрбияләү

Күңелле ял итегез”дигән җыр салмак кына ишетелә.

Алып баручы.

-Хәерле кич,нәни дусларыбыз,әбиләребез- безнең  кадерлеләребез,килгән кунаклар!Сезне бүгенге бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.Бәйрәмнәр күңелле үтсен!

 1 бала.Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

 

2 бала.Бәйрәмне кем китерә?

Чәчәкләр,гөлләр микән?

Бураннар,җилләр микән?

Әллә соң дуслар микән?

 

3 бала.Бәйрәм кирәк әтигә,

бәйрәм кирәк әнигә,

бабай белән әбигә.

Безнең халык кунакчыл:

Якты чырай ,такта чәй, дип

Каршы ала кунакны.

4 бала.Ата- бабай гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Кунакка безгә килегез,

Бәйрәм күреп китәрсез!

 

Алып баручы.

            Хөрмәтле кунакларыбыз!Гаилә-тормышыбыз нигезе.Гаилә нык,тату икән,дәүләт тә нык,тату дигән сүз.Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла.Бәхетле гаилә төшенчәсен без ничек аңлыйбыз соң?Минемчә,ул борынгы гореф-гадәтләрне  саклый,яңаларын булдыра белүдә,көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда,һәр эшне теләп,яратып башкарырга күнегүдә,үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштыруда,буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка бик күп сыйфатларда чагылыш таба.

            Һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары,тәрбия алымнары бар.Белемле,тәрбияле балалар үстерүче,күп сыйфатлары белән авылдашларына үрнәк булып торучы гаиләләр безнең авылыбызда да бик күп.Һәм менә шундый гаиләләрнең берничәсеннән дәү әниләр һәм оныкларны без  бүгенге “Дәү әни һәм онык”дип аталган бәйгедә катнашырга чакырдык.Әйдәгез,алар белән танышып үтик.

Катнашучылар белән таныштыру.

 “Ак әбиләр” җыры.

 

1 укучы.   Бер күрешү- үзе бер гомер дип,

Дога кыла ак әбиләр.

Яңа төсләр мәгънә ала

Борынгы җыр,иске көйләр.

 

 

2 укучы.Ак әбиләр бер елмайса,

Үсә күңел офыклары.

Яннарында уйнап йөри

Орчык кадәр оныклары.

3 укучы.  Алар кичен сабыйларга

Мөнәҗәтләр көйли-көйли,

Пәйгамбәрләр тарихыннан

Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

4 укучы.Мич янында тып-тын гына

Тыңлап тора киленнәре.

Шулдыр үзе өйгә иман,

Татулыкның иңүләре.

5 укучы.Ходайның һәр бирмеш көнен

Дога кылып сәламлиләр.

Ил шатлыгы,ил аклыгы -

Ак яулыклы ак әбиләр.

 

Алып баручы.Кадерлеләрдән-кадерле,сөйкемлеләрдән сөйкемле,шәфкатьле,миһербанлы,олы җанлы әбиләребез!Бу безнең бәйрәм дә,рәхәтләнеп ял итү кичәсе дә булсын.Кадерле дәү әниләрбез!Без сезнең турында шигырьләр,җырлар өйрәнәбез,сез безнең өчен бик кадерле.Бигрәк тә мондый авыр заманда  балаларыбызны миһербанлы,шәфкатьле,итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез кирәк.Дәү әниләребез,буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен!Картаймыйча,безгә ярдәм итеп яшәгез,ә урыннарыгыз һәрчак өйнең түрендә булсын!

 

1 укучы.Кичәбез котлы булсын,

Табыннар да мул булсын!

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәбез гөрләп узсын!

Алып баручы.Ә хәзер бәйрәмебезне дәвам итеп,уен-ярышларга күчәбез.Бәйгегә мәртәбәле жюри бәя бирәчәк.Исәп-хисап эшен алып баручы жюри әгъзалары белән танышыйк.

1 нче ярышны башлыйбыз.Ул “Кыскалыкта  осталык”  дип атала.Дәү әни һәм оныклар  бер-берсен тәкъдим итәрләр.

Музыкаль пауза.

2 нче ярышыбыз “Сорау бирер нәниләр,ни диярләр әбиләр” дип атала.Мин  табышмак укыйм.Ә сез ,дәү әниләр,җавапны тизрәк  әйтергә тырышыгыз.

1.-Ул бөтен өйдә дә бар.

-Аны әниләр ясый.

-Зур да, уртача да, кечкенә дә була.

-Усал малайлар аның белән сугыша.

-Күбрәк ашаганнан соң,әтиләр шуңа таяна,кайчагында ,аңа чумып,гырлап та китә.

-Әниләр аның белән уйнамаска куша.

-Авылда ул һәрвакыт түрдә була,ә шәһәрдә аңа игътибар аз.

-Ул йомшак та,бик йомшак та була.

-Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата          (мендәр)

 

 

 

 

 

 

2.-Ул үзе бик кирәкле әйбер.

-Ике колагы,бер борыны бар

-Ул бик күп төрле була.

-Бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар.

-Аны бигрәк тә әбиләр,бабайлар ярата.

-Ул -өстәлнең бизәге.  

-Аңа күмер дә салалар,кайсыларын электр утына да тоташтыралар.

-Ул булса,чәй эчүләре дә күңелле.(Самовар)

3.Ул һәммә кешедә дә бар.

-Картларда сүлпәнрәк,яшьләрдә көчлерәк.Кем белә,бәлки киресенчәдер.

-Ул шатландыра да,көендерә дә.

-Бер караштан туа,озак еллар яши.

-Аннан башка яшәп булмый.

-Венера Ганиева да шулай дип җырлый.(Мәхәббәт)

4. –Аны камыр белән иттән ясыйлар.

-Башта  зур камыр,аннары кечкенә камыр ясыйлар.

-Аны ясау бер кешегә генә озакка китә.

-Мин аны ясый беләм,бигрәк тә санарга яратам.

-Аңа яраткан кеше борыч та сала.(пилмән)

5.-Ул татар халкының милли ашамлыгы.

-Кунаклар килгәндә пешерелә.

-Түгәрәк була.

-Өстенә тәмле әйберләр сибәләр.

-Эчендә дә тәмле әйберләр күп:дөге,йомырка,йөзем,кызыл эремчек.

-Ул катлы-катлы була. (гөбәдия)

Алып баручы.

-Ә хәзер ярыш нәниләребез өчен булыр.Мин сезгә сораулар әйтәм,ә сез җавап бирегез.

1.Ул елга бер генә килә,аны һәркем көтеп ала.(туган көн)

2.Үзе кечкенә генә,вакыт-вакыт елап та ала.Шулай да аны һәркем ярата.(бала)

3.Тәмле ашлар пешерә,җылы оекбашлар бәйли.(дәү әни)

4.Аның белән һәр бала уйнарга ярата.(уенчык)

5.Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен иң кадерле,иң ягымлы кеше.(әни)

Музыкаль пауза.

Алып баручы.Безнең әниләребез,дәү әниләребез бик тә уңганнар,бер дә тик торырга яратмыйлар.Татар халкының кайсы йортына гына керсәң дә,милли ризыклардан табын сыгылып тора: кабарып пешкән ипиләр,балланган чәкчәкләр,өчпочмак,бәлешләр һ.б.Менә бүген дә дәү әниләребез буш кул белән килмәгәннәр,бик тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр.Кадерле дәү әниләребез,үзегезнең аш-су пешерүдәге серләрегезне безгә дә сөйләп үтегез әле.

3 ярыш.

Чираттагы бәйгебез “Ягымлы,тәмле сүзләр” дип аталыр.Дәү әниләр оныкларын нинди тәмле сүзләр белән яраталар икән? Оныклары аларга нинди матур сүзләр белән эндәшәләр?

Уен уйнау.Дәү әни ,оныгына матур сүзләр әйтеп,  уенчыкны бирә,ә оныгы  дәү әнисенә ягымлы сүзләр белән уенчыкны кире кайтара.

-Күрәсез,бер-беребезгә эндәшергә  никадәр матур сүзләр бар икән!Тик,ни кызганыч,без бу сүзләрне аз кулланабыз.Ә бит ягымлы,җылы сүзләрдән канатлар үсә.Әйдәгез,киләчәктә сөйләмебездә матур сүзләрне күбрәк кулланыйк.Ә хәзер киң күңелле, йомшак куллы,тәмле телле әбиләребезгә җыр бүләк итәбез.

Музыкаль пауза .

 

 

 

Алып баручы.

Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.Бала яшь чакта әкиятләр тыңларга ярата,бераз үсә төшкәч,җырлар,такмаклар белән мавыга башлый,җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана.Мәкальләр ,гадәттә,кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә.Аларны өйрәнү,хәтердә калдыру сөйләмебезне баета,халыкка ,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.Кадерле  дәү әниләр,ә сез мәкальләрне беләсезме икән?”Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итегез” дигән уен үткәреп алыйк әле.

1.Агачны яфрак бизәсә,кешене...(хезмәт бизи)

2.Һөнәрле үлмәс,...(һөнәрсез көн күрмәс)

3.Ул ояты – атага,..(кыз ояты-анага)

4.Ата-ананы тыңлаган –адәм булган,...(тыңламаган әрәм булган).

5.Оясында ни күрсә,...(очканында шул булыр)

 

Алып баручы.”Дәү әни” дип әйтүгә,дәү әни  өйрәткән догалар искә төшә.Әйдәгез әле, балалар, без дә тыңлап үтик,дәү әниләрегез сезгә нинди догалар өйрәтәләр икән?

Оныклардан догалар сөйләтү.

Алып баручы.

Безнең әбиләребез әле бик күп бишек җырлары да беләләрдер,мөгаен.Әйдәгез,хәзер бишек җырлары тыңлап үтик.

Бишек җырлары бәйгесе.

Алып баручы.”Һөнәрле булып ул үссен,уңган булып кыз үссен,”- дигән борынгылар.Сез дә,кадерле дәү әниләр,оныкларыгызны уңган,булган итеп күрәсегез киләдер.Чираттагы ярышыбыз “Йомгакны кем тизрәк чорный?” дип атала.Дәү әни һәм онык, бергәләшеп,  йон җебен йомгакка чорный.

Алып баручы.Ә хәзер инде кечкенә оныкларыбыз үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәтеп үтәрләр.

Җыр – бию бәйгесе.

Алып баручы.Хәзер хөрмәтле жюри исәп-хисап эшләренә йомгак ясаган арада,укучылар чыгышын тыңлап үтик.

Музыкаль тәнәфес.

Сүз жюрига бирелә. “Иң сөйкемле дәү әни һәм онык”,  “Иң җитез дәү әни һәм онык”,  “Иң тапкыр дәү әни һәм онык” Һ.б.ш. мактаулы исемнәр һәм грамоталар, бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы.

Хөрмәтле дәү әниләр!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч,зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Матур тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлашты.Кадерле дәү әниләр,балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез,аларның мәрхәмәтлелеге,шәфкатьлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып,бизәп торсын.Халкыбызның мондый акыллы әбиләре булганда,балаларыбыз акыллы,шәфкатьле булып үсәр дип ышанабыз.

Җыр: “Бәхеттә,шатлыкта”.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Гөлфия Солтан кызы

Татар теле ,6 нчы сыйныф

Тема: Киләчәк заман хикәя фигыль

Максат:1)хикәя фигыльнең заман формаларын искә төшерү;

              2)киләчәк заман хикәя фигыль формалары ясалышын аңлату,

                 мәгънәләренә  аңлатма бирү;

              3)Сөйләмдә хикәя фигыль формаларын танып –белү күнекмәләрен ныгыту;

               4)бәйләнешле сөйләм телен,фикерләү сәләтен үстерү;

               5)туган авылга һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек,”Хикәя фигыльнең заман формалары” таблицасы,

                  шигырьләр язылган   плакат,карточкалар .

                                      Дәрес барышы 

1.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

-Менә тагын яңа көн туды.Яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез артты.Яңа көн тууга үзебезнең,әти-әниләребезнең,якыннарыбызның,туганнарыбызның исән-сау булуларына,туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

                               Хәерле көн телик таңнар  саен.

                               Аяз күкләр телик җиребезгә.

                               Кояшлы көн телик һәр кешегә,

                               Һәм иминлек телик җиребезгә.

                               Хәерле көн телик барчабызга,

                               Хәерле көн телик үзебезгә.

Барчабызга да хәерле көннәр теләп,дәресебезне башлыйбыз.    

       Иң элек бөек мәгърифәтче галимебез Риза Фәхретдиннең дәрестә дөрес утыру турында “Нәсыйхәт” китабыннан алынган кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

Кагыйдәләрне укыту.

-Менә шушы кагыйдәләрне истә тотып,бүген без дәрестә үзебезнең белемнәребезне күрсәтербез,яңа мәгълуматлар тупларбыз.Ә дәреснең эпиграфы итеп,түбәндәге юлларны алырбыз:

“Бәхетне читтән эзләмә,белемнән эзлә”

Димәк, без дәрестә нәрсә ул бәхет,нинди кеше бәхетле була дигән сорауга җавап эзләрбез.

 Без  үткән дәресләрдә хикәя фигыльнең заман формалары турында сөйләшә башлаган идек.Бүген дә сөйләшүебезне дәвам итәрбез.Шулай ук  “Авылым- минем язмышым” дигән

темага да сөйләшеп алырбыз.

      Берәүләр шәһәрдә яши, ә без исә гаҗәеп гүзәл һәм сихри табигатьле авылда туып- үскәнбез.Без-табигать,җир балалары.Авыл җире ,бер яктан, сокландыргыч гүзәл табигате белән аерылып торса,  икенче яктан, тырыш,эшсөючән, батыр, чибәр кызлары һәм уллары белән данлыклы. Безнең авылда нинди һөнәр ияләре яши икән? Моның өчен тактада язылган табышмак- шигырьләрнең җавапларын табарга кирәк.

1.Иген игә,кара җирләр сөрә,

Авыл кырларында бу батыр.

Кем икәнен барыбыз да белә,

Ул бит уңган ...(механизатор)

 

2.Тир түгеп,зур эшләр башкара,

Сыерлардан мул сөт савып ала.

Ак халаттан үзе,кулда чиләк.

Исеме аның  ...(сыер  савучы).

3.Изә,баса,туглый ул,

Йом-йомшак камырны

Кайнар мичкә юллый ул.(икмәк пешерүче).

4.Гомер буе шул эшендә эшли,

Түгел һич тә ул бер көнлекче.

Маллар карый,зур тырышлык куя,

Һәм атыйлар аны ...(терлекче)

5.Көздән язга чаклы белем бирә,

Эше аның-мәктәп ,укучы.

Ә җәйләрен ул уракта кайный,

Бик тырыша безнең...(укытучы)

Авылыбызның хезмәт алдынгылары турында сөйләшү.

Менә без авылыбыздагы һөнәр ияләрен искә төшереп үттек.

Белемнәрне тикшерү өчен сораулар.

-Хикәя фигыльнең нинди заманнары бар?

-Үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?Аның нинди төрләре бар?

-билгеле үткән заман хикәя фигыль ничек ясала?

-Билгесез үткән заман хикәя фигыль ничек ясала?

-Хәзерге заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

Хәзер менә шул шигырьләрдән  хикәя фигыльне табыгыз.Хикәя фигыль нинди заманда бирелгән? (хәзерге заман хикәя фигыль)

Төркемнәрдә эшләү

Карточка белән эш.

1 төркем-хәзерге заман хикәя фигыльләрне билгеле үткән заман хикәя фигыль ясарга

2 төркем-хәзерге заман хикәя фигыльдән билгесез үткән заман хикәя фигыль ясарга.

Менә без авылыбыздагы һөнәр ияләрен искә төшереп үттек. Ә сез ,укучылар,үскәч кем булырга уйлыйсыз,нинди һйнәр сайлаячаксыз?

Укучылар сөйләве.

Менә сез киләчәктә кем булырга теләвегез турында әйтеп үттегез.Сез нинди замандагы хикәя фигыльне кулландыгыз?

Бүгенге дәреснең темасы да Киләчәк заман хикәя фигыль дип атала.Ул нәрсәне белдерер?(сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлне белдерә)

Таблица буенча яңа теманы аңлату.

Киләчәк хаман хикәя фигыльнең 2 төрле формасы була.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль сөйләү моментыннан соң булачак эшнең һичшиксез эшләнәчәген белдерә,нишләячәк? соравына җавап бирә,-ачак,әчәк,-ячак,-ячәк кушымчалары ярдәмендә ясала.Юклык төрен ясау өчен –ма,-мә кушымчалары өстәлә.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль  киләчәктә булачак эш-хәлнең үтәлүенә ихтималлык төсмере өсти,нишләр ? соравына җавап бирә,-р,-ар,-әр,-ыр,-ер кушымчалары ярдәмендә ясала.Юклык формасын ясау өчен –мас,мәс кушымчалары өстәлә.

Дәреслек белән эшләү.

Дәреслектәге 115 нче күнегүне эшләү.Нәтиҗә ясау.Дәреслектәге кагыйдәне укыту.

Укытучы сүзе

Туган җир,туган авыл һәр кеше өчен дә кадерле сүзләр.Кеше кайда гына булмасын, нинди генә матур җирләр күрмәсен,туган авылы,беренче тапкыр тәпи йөреп киткән капка төбе  беркайчан да аның күз алдыннан китми.Һәр кеше өчен туган авылыннан да якын,туган җиреннән дә матур җир юк.Шуңа күрә туган җир,туган авыл турында матур шигырьләр,җырлар ,әсәрләр иҗат итәләр.Сез нинди әсәрләр беләсез?  Менә хәзер үзебезнең авылдашыбыз Разак абый Галиевнең  “Туган авылым-Салманым” дигән шигыре белән танышып үтик әле.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку һәм әлеге шигырьдән хикәя фигыльләрне табып, киләчәк заман хикәя фигыль формалары ясау. 

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Туган авыл турында укучылар  сөйләве.

Өй эше. “10 елдан соң минем туган авылым нинди булыр?” дигән темага хикәя төзергә яки шигырь  язып карарга.

Нәтиҗә ясау.

-Укучылар,нинди кеше бәхетле була,сез ничек уйлыйсыз?Укучыларның җавапларын тыңлау.

-Тормышта үз урынын табып,үзе яраткан һөнәре буенча эшләүче кешене бәхетле кеше дип әйтә алабызмы?Ә нинди дә булса һөнәр буенча эшләү өчен белем кирәкме соң?Укучылар, йомгаклап шуны әйтәсе килә: тырышып укыгыз,эшләгез,  киләчәктә тормышта үз урыныгызны табыгыз.Ләкин кем генә булсагыз да, әти-әниегез йөзенә,укыган мәктәбегезгә,туган авылыгызга тап төшермәгез.

Дәрескә йомгак ясау.Билгеләр кую.

 

7нче класс

Тема: Аергыч

Максат:1)укучыларга аергыч һәм аның белдерелүе турында мәгълумат бирү;

               Сөйләмдә аергычларны танып-белү күнекмәләрен ныгыту.

              2)укучыларда бәйләнешле сөйләм телен,фикерләү сәләтен үстерү.

              3)туган авылга,хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау: дәреслек,плакатлар.компютер,тест,карточкалар

 

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү дәресе

Дәрес төре: катнаш

                                        Дәрес барышы.

 

1.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

-Менә тагын яңа көн туды.Яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез артты.Яңа көн тууга үзебезнең,әти-әниләребезнең,якыннарыбызның,туганнарыбызның исән-сау булуларына,туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек,әнә шундый теләк-омтылышлар белән чираттагы дәресебезне башлыйбыз.

                               Хәерле көн телик таңнар  саен.

                               Аяз күкләр телик җиребезгә.

                               Кояшлы көн телик һәр кешегә,

                               Һәм иминлек телик җиребезгә.

                               Хәерле көн телик барчабызга,

                               Хәерле көн телик үзебезгә.

Барчабызга да хәерле көннәр теләп,дәресебезне башлыйбыз.    

       Иң элек бөек мәгърифәтче галимебез Риза Фәхретдиннең дәрестә дөрес утыру турында “Нәсыйхәт” китабыннан алынган кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

Кагыйдәләрне укыту.

-Менә шушы кагыйдәләрне истә тотып,бүген без дәрестә үзебезнең белемнәребезне күрсәтербез,яңа мәгълуматлар тупларбыз,”Авылым минем язмышым” дигән темага да сөйләшү үткәреп алырбыз.Ә дәреснең эпиграфы итеп,түбәндәге юлларны алырбыз:

 

Белемнәрне актуальләштерү.

Сорауларга җаваплар алу:

-нәрсә ул җөмлә кисәге?

Җөмләнең баш кисәкләренә нәрсәләр керә?

-Нәрсә ул ия?

-Нәрсә ул хәбәр?

Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә нинди җөмлә дип атала?

Җыйнак җөмләдән кала тагын нинди җөмләләр була?

 

Төркемнәрдә эшләү.

1 төркем-карточкалар белән эшли

2 төркем- компьютерда тест эшли

 

Тест сорауларына җаваплар алу.

1.      Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе:

А) сүзтезмә

Б) җөмлә

В) тезмә сүз

 

2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән торган төзелмә:

А) сүзтезмә

Б) җөмлә

Б) тезмә сүз

 

3. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре:

А) тезүле

Б) ияртүле

 

4. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге:

А) хәбәр

Б) ия    

 

5. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләр хикәя, сорау, боеру җөмлә төрләренә бүленә?

А) нинди тойгы белән әйтелүгә 

Б) сөйләүченең нинди максат белән әйтүенә

В) иярчен кисәкләре булуга

 

6. Җөмлә азагында нинди тыныш билгесе кирәк?

«Нинди ямьле безнең ил»

А) нокта

Б) сорау

В) күп нокта

Г) өндәү

 

7. Җөмлә дип нәрсәне атыйлар?

А) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе

Б) билгеле бер мәгънә белдергән аваз яки авазлар тезмәсе

В) теләсә нинди сүз яки сүзләр тезмәсе

                                   Карточка №1

Баш кисәкләрне табып,асларына сызарга.

1.Безнең якларда канатлы җырчылар яши.

2.Урман тургае бик иртә кайта.

3.Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай чишмәдәй челтери.

4.Урман тургаеның төсе-кыяфәте сабан тургаена охшаган.

5. Зәңгәр күктә ул табигатькә мактау җырлый                                                                                  Карточка №2

Җыйнак җөмләләрне табып, асларына сызарга.

1.Кояшлы җәйге көннәрдә күк йөзен карасу  болыт каплап ала.

2.Яңгыр явып уза.

3.Ул киң кырларны,тугайларны шифалы дымга туендыра.

4.Болыт югала.

5.Яшел уҗым басуы  зәңгәрсу офыкка тоташа.

.

                                  

Кояшлы көннәрдә күк йөзен карасу болыт каплап ала.

Бу җөмләдә баш кисәкләрне күрсәтегез әле.          

-Бу җөмләдә тагын  нинди кисәкләр бар?

Нинди соравына җавап бирүче сүзләрне табыйк әле.

Бу сүзләр нинди җөмлә кисәге булыр?

Яңа төшенчәләр формалаштыру.

-Менә бүген безнең дәреснең темасы да Аергыч дип атала.

Дәфтәрләрдә эшләү.Число һәм теманы яздыру,тактадагы җөмләне дәфтәрләргә күчереп яздыру.

 

Нәрсә соң ул аергыч?

Ул нинди сорауларга җавап була? (предметның билгесен белдереп,нинди?кайсы?кемнең? нәрсәнең ?сорауларының берсенә җавап бирә торган иярчен кисәк) 

Аергыч җөмләдә һәрвакыт  исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый.Бу аергычны табуны җиңеләйтә.

Әйдәгез,бу җөмләдәге аергыч һәм ул ачыклаган сүзне табыйк әле.

 Кояшлы көннәрдә     карасу болыт

Аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш дип атала.

62 нче күнегү.

-Бу өзек нинди әсәрдән алынган?Г.Бәшировның “Намус “ романы әсәреннән өзек .Бу әсәрдә Нәфисә бригадасының авыр сугыш елларында фидакар хезмәте.иген үстерүдәге зур уңышлары турында сөйләнә.

Әйдәгез ,калын белән бирелгән сүзләргә сораулар куеп,кайсы җөмлә кисәген ачыклавын тикшерик. 

Зур күзлеге (сыйфат)

Икенче якка (сан)

Үзенең көче (алмашлык)

Нәфисәләрнең йөзе (иялек кил исем)

Йокысыз төннәр(сыйфат)

Иң соңгы көлтә (сыйфат)

Аергыч сыйфат,сан,алмашлык, исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән дә белдерелә.аергыч шулай ук килеш кушымчасыннан башка килгән кайбер исемнәр- газет-җурнал,китап,авыл-шәһәр һәм шулай ук прфессияне аңлаткан сүзләр белән дә белдерелә.Без “Сабантуй” газетесын яратып укыйбыз.Иске Салман авылы Салман елгасы буена урнашкан.

Җөмләдә аергычлар кайсы  урыннарда килгәннәр? Җөмләнең төрле урынында:башында,уртада.Ләкин шуларның берәрсе  аерылмыштан соң килгәнме?барысы да үзен иярткән кисәктән алда килгән,һәм ияртүче кисәк кайда булса,алар да шунда тора.Димәк,аергыч җөмләдә теләсә кая күчеп йөри алмый,ул аерылмыш белән бергә аның алдыннан гына килә.Бу сүзләрнең уңай тәртибе була.ә шигри яки  гади сөйләмдә генә аергыч аерылмыштан соң килергә мөмкин (Исемең синең ничек?)

Нәтиҗә чыгару.

Без карап киткән өзектә сугыш елларында хатын-кызларның тырышып иген игүләре турында булса. Безнең үз авылыбызда да тырыш ,уңган – булган кешеләр яши.

“Авылым – минем язмышым” дигән темага сөйләшеп алыйк әле.

Безнең авылда нинди һөнәр ияләре яши икән? Моның өчен тактада язылган табышмак шигырьләрнең җавапларын табарга кирәк.

1.Иген игә,кара җирләр сөрә,

Авыл кырларында бу батыр.

Кем икәнен барыбыз да белә,

Ул бит уңган ...(механизатор)

 

2.Тир түгеп,зур эшләр башкара,

Сыерлардан мул сөт савып ала.

Ак халаттан үзе,кулда чиләк.

Исеме аның  ...(сыер  савучы).

3.изә,баса,туглый ул,

Йом-йомшак камырны

Кайнар мичкә юллый ул.(икмәк пешерүче).

 

4.көздән язга чаклы белем бирә,

Эше аның-мәктәп ,укучы.

Ә җәйләрен ул уракта кайный,

Бик тырыш ул безнең...(укытучы)

Менә без авылыбыздагы һөнәр ияләрен искә төшереп үттек.

Хәзер менә шул шигырьләрдән аергыч һәм аерылмышларны табыгыз.

Физминутка.

 

 

Туган җир.туган авыл һәр кеше өчен дә кадерле сүзләр.Кеше кайда гына булмасын, нинди генә матур җирләр күрмәсен,туган авылы,беренче тапкыр тәпи йөреп киткән капка төбе  беркайчан да аның күз алдыннан китми.Һәр кеше өчен туган авылыннан да якын,туган җиреннән дә матур җир юк.Шуңа күрә туган җир,туган авыл турында матур шигырләр,җырлар ,әсәрләр иҗат итәләр.Сез нинди әсәрләр беләсез? 

Ә хәзер без төркемнәрдә эшләп алырбыз.

1 төркемгә авылдашыбыз Р.Галиев язган “Туган авылым-Салманым” дигән шигырьне сәнгатьле итеп укып күрсәтергә,аннан аергычларны аерылмышлары белән язып алырга.

Ә 2 төркемгә икенче авылдашыбыз Азат абый Сөнкишевнең “Кар ява” дигән шигыре булыр.

Эшләрне тикшерү.

Аергычларның җөмләдәге ролен күрсәтү.

-Җөмләдә аергычны куллану ни өчен кирәк?

-Аергычларны җөмләне матурлый.Алар әдәби әсәрләрдә  бик еш кулланылалар.

Без якташ шагыйрләребез әсәрләреннән  алынган мисалларда  аергычларны күп очраттык.Сез тагын нинди якташ язучы һәм шагыйрләрне беләсез?

Без аларның әсәрләрен өйрәнергә,үзебезнең якташларыбыз белән горурланырга тиешбез.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Хәзер инде үзебез аергычлар кулланып,туган җир,туган авыл турында хикәя төзеп карыйк.

Укучылар сөйләве.

“Салманым “ шигыре белән таныштыру.

Өй эше бирү:”Авылым минем” яки “Авылым табигате “темасына инша яисә шигырь язарга. 

Дәресне йомгаклау.

 

 

 

 

 

< Новое текстовое поле >>